Президент «Россия Федерациясендә мәгариф турында» Федераль канунга үзгәрешләр кертү хакында» Федераль канунга кул куйды.
Федераль канун Дәүләт Думасы тарафыннан 2021 елның 16 мартында кабул ителде һәм Федерация Советы тарафыннан 2021 елның 31 мартында хупланды.
Федераль канун белән «агарту эшчәнлеге» төшенчәсе кертелә, шулай ук агарту эшчәнлеген гамәлгә ашыруга гомуми таләпләр билгеләнә.
Шулай итеп, агарту эшчәнлеген социаль, раса, милли яки дини ызгыш уяту өчен куллану һәм социаль, раса, милли, дин яисә милләт буенча кимчелекне, аларның дингә мөнәсәбәтен, шул исәптән тарихи, милли, дини һәм мәдәни традицияләр буенча гражданнарның өстенлеге, бөтенлеге турында дөрес булмаган хәбәрләр аша, шулай ук Россия Федерациясе Конституциясенә каршы килә торган гамәлләргә этәрү өчен куллану Федераль канун нигезендә рөхсәт ителми.
Федераль канун нигезендә мәгариф өлкәсендә дәүләт хакимиятенең федераль органнары вәкаләтләре исемлегенә мәгариф оешмаларының халыкара хезмәттәшлектә катнашуын координацияләү кертелә.
Моннан тыш, Федераль канун белән мәгариф оешмалары тарафыннан белем бирү мәсьәләләре буенча чит ил оешмалары һәм гражданнары белән шартнамәләр төзү үзенчәлекләре, шулай ук төп гомуми белем бирү программалары дәүләт аккредитациясе булган Россия Федерациясе субъектларының дәүләт мәгариф оешмаларында һәм муниципаль мәгариф оешмаларында белем бирү эшчәнлеген фәнни-методик һәм методик тәэмин итү үзенчәлекләре билгеләнә.
Федераль канун 2021 елның 1 июненнән үз көченә керә.