Мәктәпләрдә уздырылучы тикшерү һәм башка диагностика эшләренең санын оптимальләштерү турындагы мәсьәләне карау буенча ведомствоара эшче төркем августка кадәр мәктәпләрдә белемнәр мониторингын үткәрү практикасын анализлый һәм экспертлар, укытучылар, ата-аналарның фикерен исәпкә алып, гомуми тәкъдимнәр әзерли. Яңа уку елы башланганчы бу тәкъдимнәр барлык регионнарга һәм мәктәпләргә җиткерелергә тиеш, дип хәбәр итте Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев эш төркемнең беренче утырышы барышында.
Ул билгеләп үткәнчә, укытучы әзерли торган һәр предмет буенча контроль эшләреннән тыш, мәктәпләрдә муниципаль һәм төбәк эшләре үткәрелә, шулай ук укучыларны бөтенроссия тикшерү эшләренә (ВПР) карата "тарттыру" практикасы бар, шуның аркасында укытучылар ВПР алдыннан берничә тренировка эше алып баралар.
"Кайбер мәктәпләрдә нәкъ менә бәяләүгә күп сәгать сарыф ителә, бу сәгатьләр яңа темалар өйрәнүгә һәм үтелгән материалны ныгытуга, артта калган укучыларга сарыф ителергә тиеш булса да. Нәтиҗәдә, мондый мәктәпләрдә җаваплылык күчерелә торган вәзгыять барлыкка килә: укучылар һәм аларның әти-әниләре билгеле бер предметларны өйрәнгәндә барлыкка килә торган проблемалар белән берүзләре калалар һәм бу проблемаларны мөстәкыйль рәвештә хәл итәргә мәҗбүр булалар. Мондый хәл булырга тиеш түгел, һәм нәкъ менә шуңа күрә эшче төркем вәзгыятьне өйрәнү белән шөгыльләнәчәк. Без контроль күрсәткечләр артмасын өчен гомуми рекомендацияләр бирергә тәкъдим итәбез", - дип белдерде Анзор Музаев.
Ул шулай ук контроль һәм тикшерү эшләре санын һәрьяклап анализларга кирәклеген искәртте: аларны үткәрү мәктәп укучыларын әзерләүнең сыйфатына ничек йогынты ясый, физиология күзлегеннән караганда теге яки бу яшьтә күпме контроль алым кабул ителә һәм бу йөкләнеш бала сәламәтлегенә, психологик атмосферага ничек йогынты ясарга мөмкин?
Рособрнадзор җитәкчесе билгеләгәнчә, укытучылар төрле контроль эшләрне ВПР дип тәкъдим итә һәм шул сәбәпле мәктәп укучыларының һәм ата-аналарның бу эшләр буенча төшенчә алышына. ВПРга килгәндә, алар, барыннан да элек, укучыларның әзерлек дәрәҗәсен мониторинглау һәм мөмкин булган бушлыкларны ачыклау өчен, шулай ук методик ярдәм күрсәтергә кирәк булган мәктәпләрне билгеләү өчен кирәк.
Укытучылар ВПРны үз эшен бәяләү буларак кабул итәргә һәм аларга артык игътибар бирергә тиеш түгел.
"Укытучылар ВПРларга курку белән карамасын өчен аның нәтиҗәләре буенча, төрле кисәтүләр, премияләрдән мәхрүм итү турындагы карарлар кабул ителергә тиеш түгел, ", - дип ассызыклады Анзор Музаев.
РФ Мәгариф министрлыгының Дәүләт сәясәте һәм гомуми белем өлкәсендә идарә департаменты директоры Евгений Семченко, төбәк һәм муниципаль дәрәҗәләрдә үткәрелә торган контроль эшләр санын минимальләштерергә кирәк, дигән фикер белдерде. Шулай ук, аның сүзләренчә, мәктәпләр укучыларны ВПР га әзерләү белән шөгыльләнмәсен өчен, аны уздыру предметларын сайлауны теге яки бу сыйныфта үткәрү алдыннан очраклы рәвештә тормышка ашырырга мөмкин.
Фикер алышу барышында ВПРны уку елы дәвамында тигез итеп бүләргә яки аларны көз көне киләсе сыйныфта белем алуга керү мониторингы буларак үткәрергә кирәк дигән тәкъдимнәр әйтелде. Шулай ук эш төркемендә катнашучылар йомгаклау бәяләрен чыгарганда ВПР нәтиҗәләрен ни дәрәҗәдә максатчан куллану турында фикер алыштылар. Мәгариф белән идарә итүнең төбәк органнары җитәкчеләре үз регионнарында контроль эшләр уздыру практикасы һәм укытучылар, мәктәп директорларының контроль һәм тикшерү эшләренә карата фикер алышу нәтиҗәләре турында мәгълүмат белән уртаклаштылар.