2021 елның 8 апрелендә мәгариф оешмалары җитәкчеләре һәм муниципаль районнар мәгариф бүлекләре хезмәткәрләре, Мәгарифне үстерү институты белән берлектә оештырылган «Мәгариф оешмаларында коррупцияне профилактикалау һәм аңа каршы көрәш» темасы буенча квалификация күтәрү программасы буенча оештырылган, укуларны уңышлы төгәлләделәр. Укуларда республиканың белем бирү оешмаларының 59 хезмәткәре катнашты.
Департамент хезмәткәрләре тарафыннан коррупциягә каршы мәсьәләләр буенча практик киңәшләр һәм консультацияләр бирелде.