Мәгариф оешмаларында коррупцияне профилактикалау һәм аңа каршы көрәш

2021 елның 7 апреле, чәршәмбе

Бүген «Мәгариф оешмаларында коррупцияне профилактикалау һәм аңа каршы көрәш» темасы буенча квалификация күтәрү курсының икенче эш көне. Курс кысаларында Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларында коррупциягә каршы эш өчен җаваплы затлар министр урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Р.Г. Мөҗипов һәм Департамент җитәкчесе урынбасары С.Н. Захарова белән очраштылар, 1 нче һәм 10 нчы сыйныфларга кабул итү үзенчәлекләре турында фикер алыштылар. Р.Г.Мөҗипов белән берлектә коррупцион куркыныч тудыручы мисалларны тикшерделәр. Рәмис Гаптрәис улы мәгариф оешмаларында коррупцияне профилактикалау һәм каршы тору буенча тәкъдимнәр бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International