2021 елда ДЙА-9 һәм ДЙА-11 үткәрүнең үзенчәлекләре расланды
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының һәм Рособрнадзорның уртак боерыклары белән 2021 елда төп гомуми белем (ДЙА-9) һәм урта гомуми белем (ДЙА-11) программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыру үзенчәлекләре расланды. 2 апрель көнне документлар Россия Юстиция министрлыгы тарафыннан теркәлде.
9 нчы сыйныфларда йомгаклау аттестациясе төп дәүләт имтиханы яки дәүләт чыгарылыш имтиханы (ГВЭ) формаларында бары тик ике мәҗбүри фән: рус теле һәм математика буенча гына үткәрелә, дип билгеләнгән. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән катнашучылар, инвалид балалар һәм инвалидлар, үз теләкләре белән, йомгаклау аттестациясен бары тик шушы предметларның берсе буенча гына үтә ала.
11 сыйныфларда йомгаклау аттестациясе югары уку йортларына керергә җыенмаган затлар өчен рус теле һәм математика кебек мәҗбүри ике предмет буенча дәүләт чыгарылыш имтиханы (ГВЭ) формасында үткәрелә дип билгеләнә. Югары уку йортына керүне планлаштырган катнашучыларга аттестат өчен рус теле буенча БДИда уңай нәтиҗә алу да җитә. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән катнашучылар, инвалидлар һәм инвалид балалар бер предмет, рус теле, БДИ яки ГВЭ формасында йомгаклау аттестациясен үтәргә мөмкин.