Кайбер мәктәпләрдә баланы мәктәпкә яздырырга теләп кичтән чират алган торучы ата-аналар булу сәбәпле, түбәндәгеләрне хәбәр итәбез.
Яңа кагыйдәләр буенча беренче сыйныфка балаларны күчерү кампаниясе 1 апрельдән башланды. Һәм ул, беренче чиратта, билгеле бер мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәүче балаларга, шулай ук өстенлекле хокукка ия булучыларга кагыла (әгәр бу мәктәптә инде абыйсы яки апасы укый һәм бер адрес буенча яши икән).
Шулай итеп, беренче этапка - 1 апрельдән 30 июньгә кадәр - мәктәп администрацияләре гаризаларны бары тик югарыда күрсәтелгән ата-аналардан гына кабул итә. Шуңа күрә мәктәп белән янәшә чиратлар оештыру кирәкми. Гаризаны беренче этапта бирү чираты әһәмиятле түгел. Чираттан тыш, беренче чиратта яки өстенлекле рәвештә мәктәпкә укырга керү хокукы булган һәр бала, шулай ук беркетелгән территориядә яшәүче балалар урынсыз калмаячак. 5 июльгә кадәр аңа прописка буенча беркетелгән һәм өстенлекле хокукка ия булган балаларны гына кабул итү турында боерык чыгарылачак. Гаризаны башка мәктәпләргә (прописка буенча түгел) икенче этап башланганнан да иртәрәк җибәрергә кирәкми.
Игътибар! Әгәр дә сез ниндидер сәбәпләр аркасында беркетелгән мәктәп сезне канәгатьләндерми һәм сез үз балагыз өчен башка районда уку йортын карагансыз икән беренче этап тәмамланганнан соң - 6 июльгә кадәр көтәргә туры киләчәк.
Икенче этапта - 6 июльдән - беркетелгән территориядә яшәмәгән балаларны мәктәпләргә 5 сентябрьдән дә соңга калмыйча кертәләр. Ягъни бу этап дәвамында теләсә нинди башка мәктәпләргә гариза бирергә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментында булачак беренче сыйныфка укырга керүчеләрнең ата-аналары өчен "кайнар линия" ачылды.
Эш көннәрендә (дүшәмбедән җомгага кадәр) 9:00дән 18:00гә кадәр 8(843) 237-75-15, 8(843) 237-75-05 телефоннары буенча шалтыратып, беренче сыйныфка балаларны кабул итү сораулары буенча җаваплар алырга мөмкин.