Мәгариф һәм фән өлкәсендә федераль күзәтчелек хезмәте һәм Федераль педагогик үлчәүләр институты имтиханнар өчен актуаль мәгълүматлар тупланган ДЙА Навигаторын әзерләде.
ДЙА навигаторында файдалы ресурсларга сылтамалар, имтиханнар үтү тәртибе турында актуаль мәгълүмат, шулай ук имтиханнарга әзерләнү өчен материаллар бар. Әлеге ресурс булачак чыгарылыш укучыларына гына түгел, аларның укытучыларына да файдалы булачак. ДЙА навигаторы түбәндәге сылтама буенча урнашкан: http://obrnadzor.gov.ru/navigator-gia/.
Әлеге ресурс сезгә ТДИга һәм БДИга әзерләнгәндә ярдәм итәр дип өметләнәбез.
Уңышлар телибез!