Машина йөртүчеләрне укытунының оештыру үзенчәлекләре

2021 елның 1 апреле, пәнҗешәмбе

31 мартта Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының урынбасары – мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Мөҗипов Рәмис Гаптрәисович автомәктәп җитәкчеләре белән узган киңәшмәдә “Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларында машина йөртүчеләрне әзерләү сыйфатын арттыру” дигән доклад белән чыгыш ясады. Рәмис Гаптрәисович катнашучыларны закондагы үзгәрешләр белән таныштырды, планлы тикшерүләр, мониторинг барышында ачыкланган хокук бозуларга аерым тукталды һәм мәгариф оешмалары җитәкчеләренең сорауларына җавап бирде.
Киңәшмәдә шулай ук Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Д.Р.Бикмөхәммәтов, дәүләт мәнфәгатьләрен яклау өлкәсендәге законнарның үтәлешен күзәтү бүлегенең өлкән прокуроры Л.Р.Вәлитов, «Татарстан Республикасы автомәктәпләре федерациясе» коммерцияле булмаган партнерлык башкарма директоры Е.П.Витюгова катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International