1 апрельдән балаларны яңа кагыйдәләр буенча беренче сыйныфка кабул итү кампаниясе башлану һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына ата-аналардан килгән күпсанлы сораулар булу сәбәпле "кайнар линия" ачылды.
Эш көннәрендә (дүшәмбедән җомгага кадәр) 9:00дән 18:00гә кадәр 8(843) 237-75-15, 8(843) 237-75-05 телефоннары буенча шалтыратып, беренче сыйныфка балаларны кабул итү сораулары буенча җаваплар алырга мөмкин.