Сергей Станченко эш визиты белән Казанга килде

2021 елның 31 марты, чәршәмбе

Бүген, 31 март көнне, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин чакыруы буенча, Казанга эш визиты белән мәгариф сыйфатын бәяләү федераль институты директоры Сергей Станченко килде. 

Сергей Станченко 2019 ел нәтиҗәләре буенча мәгариф өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт тәкъдим иткән төбәкләрнең җыелма рейтингы нәтиҗәләре буенча семинар-киңәшмәдә катнашачак. 
Семинар-киңәшмә барышында Татарстан Республикасының гомуми белем бирү сыйфатын бәяләү буенча мәгълүматларга комплекслы анализ ясау планлаштырыла. Чарада шулай ук муниципаль берәмлекләрнең мәгариф бүлекләре һәм идарәләре башлыклары һәм аларның укыту-методик эш буенча урынбасарлары катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International