Һава шартлары буенча дәресләрне үткәрмәү

2021 елның 24 феврале, чәршәмбе

Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты кышкы чорда температура түбәнәю шартларында дәресләрне үткәрү мәсьәләсе буенча түбәндәгеләрне хәбәр итә.

 

Кышкы чорда дәресләрне үткәрмәү турындагы карар мәгариф оешмасы җитәкчесе тарафыннан кабул ителә. Әлеге карарны кабул иткәндә тышкы һава температурасын исәпкә алырга кирәк:

1-4 сыйныф укучылары өчен - минус 23° С һәм түбәнрәк (авыл мәктәпләре өчен), минус 25° С һәм түбәнрәк (шәһәр мәктәпләре өчен);

5-9 сыйныф укучылары өчен - минус 25° С һәм түбәнрәк (авыл мәктәпләре өчен), минус 30° С һәм түбәнрәк (шәһәр мәктәпләре өчен);

10-11 сыйныф укучылары өчен - минус 30° С һәм түбәнрәк (авыл мәктәпләре өчен), минус 32° С һәм түбәнрәк (шәһәр мәктәпләре өчен).

 

Ачык һавада физик культура дәресләрен, җилнең температурасына һәм тизлегенә исәпкә алып, физик культура белән шөгыльләнүне уздыру киңәшләре нигезендә (Россия Федерациясе Баш дәүләт санитария табибының 2010 елның 29 декабрендәге 189 номерлы карары белән расланган СанПиН 2.4.2.2821-10ның 7 нче кушымтасы) үткәрергә кирәк.

сыйныф                  

Физик культура дәресләрен ачык һавада үткәрү рөхсәт ителә торган һава температурасы һәм җил тизлеге

җилсез      

җилнең тизлеге 5 м/сек кадәр булганда             

җилнең тизлеге 6-10 м/сек булганда         

җилнең тизлеге 10 м/сек зуррак булганда

1-4 сыйныф

 -9°С

 -6°С

 -3°С

Дәресләр үткәрелми

 

5-6 сыйныф

 -12°С

 -8°С

 -5°С

Дәресләр үткәрелми

 

7-8 сыйныф

 -15°С

 -12°С

 -8°С

Дәресләр үткәрелми

 

9-11 сыйныф

 -16°С

 -15°С

 -10°С

Дәресләр үткәрелми

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International