Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты тарафыннан «Белем бирү сыйфатының дәүләт контроле: тикшерүләр үткәрү тәртибе, типик хаталар» темасына вебинар оештырылды

2020 елның 23 декабре, чәршәмбе

2020 елның 23 декабрендә “Мәҗбүри таләпләрне бозуларны профилактикалау” программасы кысаларында мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты тарафыннан “Белем бирү сыйфатының дәүләт контроле: тикшерүләр үткәрү тәртибе, типик хаталар” дигән темага вебинар оештырылды. Әлеге чара Татарстан Республикасының Әлки һәм Алабуга муниципаль районнарының гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм мәгариф бүлеге хезмәткәрләре өчен оештырылды.

Белем бирү сыйфатына дәүләт контроле бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Наталья Ивановна Железкова башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләре турында җентекләп сөйләде. Уку планнарындагы, төп белем бирү программаларындагы хаталар һәм планлы тикшерүнең үткәрү тәртибе аңлатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International