Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында БДИ - 2020 йомгаклары анализланды

2020 елның 22 декабре, сишәмбе

Бүген, 22 декабрьдә, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы БДИ-2020 нәтиҗәләре буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмә эшендә муниципаль район һәм шәһәр округларының мәгариф идарәләре һәм бүлекләре башлыклары катнашты.

Киңәшмәдә доклад белән министр урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Мөҗипов Р.Г. чыгыш ясады. Ул үзенең чыгышында БДИ-2020 үткәргәндә контроль эшчәнлеге, төп проблемалар турында сөйләде. Шулай ук Рәмис Гаптрәис улы билгеләп үткәнчә, соңгы елларда БДИ нәтиҗәләренең артуы күзәтелә, шул исәптән мәгариф өлкәсендә эшләүчеләрнең бердәм эше нәтиҗәсендә Татарстан Республикасы алдынгы позицияләрдә бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International