Мамадыш шәһәренең 3 нче гомуми белем бирү мәктәбенең актлар залында район мәгариф учреждениеләренең җитәкчеләре һәм аларның урынбасарлары, мәгариф учреждениеләрен гамәлгә куючының вәкилләре катнашында халык алдында тыңлаулар узды.
Тыңлаулар барышында районның мәгариф учреждениеләре тарафыннан Россия Федерациясенең мәгариф өлкәсендәге законын бозуга кагылышлы мәсьәләләр каралды
Тыңлаучыларга белем бирү эшчәнлеген оештыруны регламентлаштыру мәсьәләләре аңлатылды, мәгариф өлкәсендә Россия Федерациясе законнарын бозуның контроль-күзәтчелек чаралары барышында ачыкланган очракларны бетерү максатында тәкъдимнәр бирелде.