Җайлаштырылган гомуми белем бирү программаларына дәүләт аккредитациясе кирәкме?

«Россия Федерациясендә мәгариф турында» Федераль законның 2 маддәсенең 28 п. нигезендә җайлаштырылган белем бирү программасы, сәламәтлеге чикләнгән затларга, аларның психофизик үсеше үзенчәлекләрен, индивидуаль мөмкинлекләрен исәпкә алып, төзелгән белем бирү программасыннан гыйбарәт, һәм, кирәк булганда, күрсәтелгән затларның үсеше һәм социаль адаптациясе бозылуга коррекция бирүне тәэмин итә.

273-ФЗ номерлы Федераль законның 79 маддәсендәге 2 өлеше нигезендә сәламәтлеге чикләнгән белем алучыларның гомуми белем алуы җайлаштырылган төп гомуми белем бирү программалары буенча белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмаларда гамәлгә ашырыла.

273-ФЗ номерлы Федераль законның 12 маддәсендәге 5 һәм 6 өлешләре нигезендә гомуми белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандартлары мәгариф дәрәҗәләре буенча эшләнә. Сәламәтлеге чикләнгән укучыларның белем алу хокукын гамәлгә ашыруны тәэмин итү максатларында күрсәтелгән затларга белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандартлары билгеләнә яисә федераль дәүләт белем бирү стандартларына махсус таләпләр кертелә.

273-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә кергәнче расланган гомуми белем бирү дәрәҗәләре буенча федераль дәүләт белем бирү стандартлары сәламәтлеге чикләнгән балаларның белем бирү ихтыяҗларын исәпкә ала (мәсәлән, Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының 2009 елның 6 октябрендәге 373 номерлы боерыгы белән расланган башлангыч гомуми белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандартының 2 п. пунктында).

Димәк, мәктәпкәчә белем бирүнең уку-укыту программаларыннан тыш, төп гомуми белем бирү җайлаштырылган программалар дәүләт аккредитациясе узарга тиеш.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Россия Федерациясендә мәгариф турында» Федераль законның 92 маддәсендәге 6 өлеше нигезендә башлангыч гомуми, төп гомуми, урта гомуми белем бирү уку-укыту программалары буенча белем бирү эшчәнлегенә дәүләт аккредитациясе уздырганда аккредитация органы гомуми белем бирүнең һәр дәрәҗәсенә карата күрсәтелгән белем бирү программалары буенча белем бирү эшчәнлегенә дәүләт аккредитациясе яисә дәүләт аккредитациясе бирүдән баш тарту турында карар кабул итә. Шулай итеп, белем бирү оешмасы гомуми белем бирүнең барлык дәрәҗәсенә (башлангыч гомуми, төп гомуми, урта гомуми белем) караган төп гомуми белем бирү программаларына (һәм җайлаштырылган, һәм җайлаштырылмаган) карата дәүләт аккредитациясе ала.

Соңгы яңарту: 2021 елның 3 ноябре, 21:12

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International