Документ иясе тарафыннан тапшырыла торган документлар пакеты

Белем һәм (яисә) квалификация, гыйльми дәрәҗә, гыйльми исем турында документка ия булучы тарафыннан тапшырыла торган документлар исемлеге:

- белем һәм (яисә) квалификация, гыйльми дәрәҗә, гыйльми исем турында документны раслау хакында гариза;

- белем һәм (яисә) квалификация турында, гыйльми дәрәҗә, гыйльми исем турында документның төп нөсхәсе;

- шәхесне раслаучы документның оригиналы яисә билгеләнгән тәртиптә нотариус тарафыннан таныкланган күчермәсе;

- фамилияне (исемне) алмаштыру турында таныклыкның төп нөсхәсе, яисә билгеләнгән тәртиптә нотариус тарафыннан таныкланган документ;

- белем һәм (яисә) квалификация, гыйльми дәрәҗә, квалификация турында документ иясенең шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык язуы

 

Игътибар!

 

Документлар чит телдә төзелгән очракта, алар нотариаль тәртиптә расланган тәрҗемә белән рус теленә тәрҗемә ителә.

 

Дәүләт пошлинасын түләмичә документлар кабул ителми (Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013 елның 20 июлендәге 611 номерлы карары белән расланган белем һәм (яисә) квалификация турындагы документларны раслау кагыйдәләренең 19 пункты)

Соңгы яңарту: 2020 елның 16 декабре, 15:34

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International