Лицензия биүнең яңа тәртибе

2011 елның 30 марты, чәршәмбе

Белем эшчәнлегенә лицензия бирү өлкәсендә законлаштырылган үзгәрешләр булу сәбәпле лицензия биүнең яңа тәртибе билгеләнгән. Рәсәй Федерациясе Хөкүмәтенең 2011 нче ел, 16 мартында кабул ителгән 174 нче Карары расланды.

Рособрнадзор югары уку йортлары, фәнни оешмалар, хәрби уку йортлары, өстәмә һөнәри белем учреждениеләре, ссузларга (эчке эшләр, транспорт һәм элемтә, атом-төш энергетикасы өлкәсендә белгечләр әзерләүче), шулай ук чит илләрдәге рәсәй белем учреждениеләренең белем эшчәнлегенә лицензия бирә. Барлык калган учреждениеларга лицензияне мәгариф өлкәсендәге идарә итү төбәк органнары бирә (Татарстан Республикасы территориясендә - Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы). Филиал  лицензияне баш оешма алган урында ала.

Йомгаклау аттестациясез һәм белем турында документ бирми торган шәхси укытучылык эшчәнлеге, бер тапкыр үткәрелә торган дәресләр (лекцияләр, семинарлар, стажировкалар) үткәрүчеләргә  лицензия бирелми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International