Лицензия комиссиясе

2011 елның 2 марты, чәршәмбе

2011 нче елның февраль аенда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментында лицензия бирү комиссиясенең чираттагы киңәшмәсе үткәрелде.

Киңәшмәдә 67 гомуми урта, 8 өстәмә белем бирү, 21 мәктәпкәчә белем бирү, 24 һөнәри белем бирү учреждениеләре һәм оешмаларының эксперт йомгаклары каралды.

Киңәшмә барышында 9 белем бирү учреждениесенең укыту эшчәнлегенә лицензия бирү турында карар кабул ителде. 111 белем бирү учреждениеләренең укыту эшчәнлегенә лицензияләре янадан рәсмиләштерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International