Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының 2010 нчы елның 11 нче декабреннән 2692/09 номерлы боерыгы (яңа редакциядә - Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының 2010 нчы елның 20 нче августыннан 3708/10 номерлы боерыгы) белән расланган күзәтчелек һәм контроль департаментының 2010 нчы елга тикшерүләр үткәрү планы тулысынча үтәлде.
2010 нчы елда белем бирү эшчәнлеге өлкәсендә 799 юридик затка кагылышлы 199 планлы тикшерү үткәрелде. 24 юридик затка кагылышлы планнан тыш тикшерү үткәрелде. 2010 нчы елда 792 рәсми төстә боеру кәгазьләре тапшырылды, 373 рәсми төстә боеру кәгазльәренең үтәлү вакыты - 2011 нче ел.
Департаментның 2011 нче елга тикшерүләр үткәрү планы Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының 2010 нчы елның 20 нче декабреннән 4781/10 номерлы боерыгы белән расланган. 2011 нче елга тикшерүләр үткәрү планы Департамент сайтына урнаштырылган.