2010 нчы елның 14 нче апрелендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментында лицензия бирү комиссиясенең чираттагы киңәшмәсе үткәрелде.
Киңәшмәдә 2 өстәмә белем бирү һәм 21 гомуми урта, 11 мәктәпкәчә белем бирү, 2 һөнәри белем бирү учреждениеләре һәм оешмаларының эксперт йомгаклары каралды.
Шулай ук киңәшмә барышында 22 белем бирү учреждениесенең укыту эшчәнлегенә лицензия бирү турында карар кабул ителде. Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының 14 белем бирү учреждениесенә лицензия бирү кире кагылды.