Аккредитация комиссиясе утырышы

2010 елның 9 апреле, җомга

2010 нчы елның 8 нче апрелендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Аккредитация комиссиясе утырышы үткәрелде. Дәүләт аккредитациясенә 62 учреждение тәкъдим ителде. Комиссия утырышында 4 профессиональ белем программаларын тормышка ашыручы, 26 мәктәпкәчә белем программалары белән эшләүче, 5 өстәмә һәм 27 гомуми белем учреждениеләренең эшчәнлеге каралды.

Аккредитация комиссиясе карары нигезендә Казан радиомеханик колледжына “урта профессиональ белем бирү учреждениесе” тибының “колледж” төре буенча дәүләт аккредитациясе статусы, “Яшел Үзән судотөзелеш техникумы”на – “урта профессиональ белем бирү учреждениесе” тибының “техникум” төре буенча 5 елга дәүләт аккредитациясе статусы бирелде. 64 һәм 96 нчы профессиональ училищелар дәүләт аккредитациясе таныклыкларының кулланылыштагы вакытлары чыкканчы яңа белем программалары буенча дәүләт аккредитациясе үттеләр.

Яр Чаллы, Әлмәт, Баулы, Балтач, Алабуга, Түбән Кама, Менделеевск муниципаль районнарының муниципаль белем бирү учреждениеләренә 5 елга “гомуми белем бирү учреждениесе” тибының “гимназия”, “урта белем бирү мәктәбе”, “төп белем бирү мәктәбе” тибының “ мәктәпкәчә һәм башлангыч мәктәп яшендәге балалар өчен белем бирү учреждениесе” тибының “прогимназия” төре буенча дәүләт аккредитациясе статусы бирелде.

Казан, Яр Чаллы, Чистай шәһәрләренең муниципаль мәктәпкәчә белем бирү һәм Казан шәһәре Идел буе районы, Балык Бистәсе, Лаеш районнарының өстәмә белем учреждениеләренә 5 елга дәүләт аккредитациясе статусы бирелде.

Балтач муниципаль районының Книн төп белем бирү мәктәбе һәм Яр Чаллы шәһәренең 7 нче балалар сәнгать мәктәбе дәүләт аккредитациясе таныклыкларының кулланылыштагы вакытлары чыкканчы яңа белем программалары буенча дәүләт аккредитациясе үттеләр. Дәүләт аккредитациясе нәтиҗәләре буенча Менделеевск муниципаль районының 2 нче гимназия һәм Камай гомуми белем бирү мәктәбе аккредитация статусын үзгәрттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International