Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районында

2010 елның 26 марты, җомга

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының планлы тикшерү графигы буенча 2010 нчы елның 16 нчы мартыннан 23 нче мартына кадәр Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының 37 белем бирү учреҗдениесендә (9 урта, 7 төп, 1 өстәмә, 1 махсус (коррекцион) 8 нче төрдәге интернат-мәктәбе, 19 мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре) мәгариф бүлеге, шулай ук мәгариф идарәсе мәсьәләләре буенча Ютазы районы башкарма комитетында комплекслы тикшерү үткәрелде. Россия Федерациясенең “Мәгариф турында”гы Законның 28.1 маддәсе нигезендә Департамент вәкаләтендә булган мәгариф өлкәсендә законның үтәлеше һәм белем сыйфатына контроль буенча тикшерү күздә тотылды.

2010 нчы елның 23 нче мартында Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы “Балалар иҗат йорты”ның актлар залында комплекслы тикшерү нәтиҗәләре буенча киңәшмә үткәрелде. Киңәшмәдә Л.А. Лисенкова, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы департаменты күзәтчелек һәм контроль идарәсенең законнар үтәлешенә күзәтчелек бүлеге башлыгы – комиссия рәисе урынбасары, Ютазы муниципаль районының башкарма комитеты, мәгариф идарәсе, мәгълүмати-методик үзәк белгечләре, белем бирү учреждениеләре житәкчеләре катнашты. Учреждение җитәкчеләренә тикшерү нәтиҗәләре буенча актлар тапшырылды.

Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районында бушлай мәктәпкәчә, башлангыч гомуми, төп гомуми, урта (тулы) гомуми белем алу өчен мөмкинлекләр тудырылган:
- 19 белем бирү учреждениесендә 2473 укучы белем ала;
- 19 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә 1 яшьтән 7 яшькә кадәр булган 908 бала (63,8%) тәрбияләнә. Ютазы район үзәгендә балалар бакчасына чиратта 169 бала исәпләнә;
- өстәмә белем бирү учреждениеләрендә 1684 бала (68,1%), шул исәптән “Мәктәптән тыш эшләр үзәге” муниципаль учреждениесендә 59 берләшмәдә 10 төрле юнәлеш буенча 885 бала шөгыльләнә.

Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының кайбер пунктларда балалар саны кимү сәбәпле мәгариф системасына үзгәреш кертелгән: 6 учреждение ябылган. Районда 92 укучыны автобуслар (3 автобус) белән 7 авылдан 2 база итеп билгеләнгән урта, 17 укучыны төп, 16 авылдан 8 база итеп билгеләнгән гомуми белем мәктәпләренә рейслы автобуслар белән йөртү оештырылган. Урыссу бистәсендә 140 урынлы балалар бакчасы төзү, буш бинаны 60 урынга исәпләнгән балалар бакчасы итеп үзгәртү планлаштырыла. Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районында милли белем һәм тәрбия бирү буенча эшчәнлек төп урынны алып тора: туган телләрендә (татар, рус) белем бирүче мәктәпләр сакланып килә.

Укырга тиешле балалар саны исәпкә алып барыла. Сәламәтлекләре буенча мөмкинчелекләре чикләнгән балалар (321) буенча мәгълүмат тупланган, 66 инвалид бала исәпләнә, шуларның 14 нә өйдә укыту оештырылган. Махсус (коррекцион) 8 нче төрдәге интернат-мәктәбендә сәламәтлекләре буенча мөмкинчелекләре чикләнгән 66 бала белем ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International