Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районында комплекслы тикшерү нәтиҗәләре турында

2010 елның 19 феврале, җомга

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының планлы тикшерү графигы буенча 2010 нчы елның 8 нче февраленнән 17 нче февраленә кадәр Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районының 85 белем бирү учреждениесендә (17 урта, 2 төп, 26 башлангыч белем бирү мәктәбе, 6 башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы, 31 мәктәпкәчә белем бирү, 1 кичке (сменалы) мәктәп,1 кадет интернат-мәктәбе,1 махсус (коррекцион) интернат-мәктәбе һәм 5 балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләре), мәгариф бүлеге, шулай ук мәгариф идарәсе мәсьәләләре буенча Минзәлә районы башкарма комитетында комплекслы тикшерү үткәрелде. Россия Федерациясенең “Мәгариф турында”гы Законның 28.1 маддәсе нигезендә департамент вәкаләтендә булган мәгариф өлкәсендә законның үтәлеше һәм белем сыйфатына контроль буенча тикшерү күздә тотылды.

2010 нчы елның 17 нче февралендә Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районының Балалар иҗат йортында комплекслы тикшерү нәтиҗәләре буенча киңәшмә үткәрелде. Киңәшмәдә Л.Н. Ногманова, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары, мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе, Р.Г. Хәмитов, департаментның күзәтчелек һәм контроль идарәсе башлыгы – комиссия рәисе, Минзәлә муниципаль районының башкарма комитеты башлыгы, мәгариф идарәсе, мәгълүмати-методик үзәк белгечләре, белем бирү учреждениеләре житәкчеләре катнашты.

Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районында бушлай мәктәпкәчә, башлангыч гомуми, төп гомуми, урта (тулы) гомуми белем алу өчен мөмкинлекләр тудырылган. 2008 нче елдан 2010 нчы елга кадәр Минзәлә муниципаль районында мәгарифне финанслау 45% тан 67% ка арткан. 2010 нчы елда район бюджетыннан мәгариф өлкәсенә 262 млн. 956 мең сум акча бүлеп бирү планлаштырылган.

Белем бирү учреждениеләре биналары һәм аларга караган территорияләрне төзекләндерү буенча максатчан эш алып барыла. Бүгенге көндә районның мәгариф системасын үзгәтү схемасы эшләнгән. Программа районның 39% урта белем бирү учреждениесендә үзгәрешне күздә тота (балаларны китереп йөртү карала), 18 мәктәпнең 11е генә базалы мәктәп булып калачак. Укытучыларга, тәрбиячеләргә, өстәмә белем бирү буенча педагогларга ярдәм күрсәтү максатыннан чаралар үткәрелә. Районда төрле юнәлештәге программалар эшли. Сәләтле балаларны үстерү буенча эшәнлек алып барыла.

Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районында милли белем һәм тәрбия бирү буенча эшчәнлек төп урынны алып тора: туган телләрендә (татар, мари) белем бирүче мәктәпләр сакланып килә. Физик һәм хәрби-патриотик тәрбия юнәлешендә актив эш алып барыла, спорт биналарының материаль-техник базаларын ныгытуга зур игътибар бирелә.

Норматив-хокукый база муниципаль мәгариф системасы эшчәнлеген алып бару һәм үстерү өчен мөмкинлекләр бирә. Чыгарылыш сыйныф укучыларының белем дәрәҗәсе федераль дәүләт белем бирү стандартларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International