Лицензия комиссиясе

2010 елның 12 феврале, җомга

2010 нчы елның 11 нче февралендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментында лицензия бирү комиссиясенең чираттагы киңәшмәсе үткәрелде.

Киңәшмәдә 65 гомуми урта, 8 мәктәпкәчә белем бирү, 5 өстәмә белем бирү, 20 профессиональ белем бирү учреждениеләре һәм оешмаларының эксперт йомгаклары каралды.

Шулай ук киңәшмә барышында 70 белем бирү учреждениесенең укыту эшчәнлегенә лицензия бирү турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International