2010 нчы елның 20 нче гыйнварында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментында лицензия бирү комиссиясенең чираттагы киңәшмәсе үткәрелде.
Киңәшмәдә 14 гомуми урта, 1 мәктәпкәчә белем бирү, 4 өстәмә белем бирү, 6 профессиональ белем бирү учреждениеләре һәм оешмаларының эксперт йомгаклары каралды .
Шулай ук киңәшмә барышында 16 белем бирү учреждениесенең укыту эшчәнлегенә лицензия бирү турында карар кабул ителде. 9 белем бирү учреждениесенә лицензия бирү кире кагылды.