Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының планлы тикшерү графигы буенча 2009 нчы елның 18 нче ноябреннән 25 нче ноябренә кадәр Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районының 66 белем бирү учреҗдениесендә (22 урта, 6 төп, 6 башлангыч белем бирү мәктәбе, 31 мәктәпкәчә белем бирү һәм 1 балаларга өстәмә белем бирү учреҗдениеләре), мәгариф бүлеге, шулай ук мәгариф идарәсе мәсьәләләре буенча Аксубай районы башкарма комитетында комплекслы тикшерү үткәрелде. Россия Федерациясенең “Мәгариф турында”гы Законның 28.1 маддәсе нигезендә Департамент вәкаләтендә булган мәгариф өлкәсендә законның үтәлеше һәм белем сыйфатына контроль буенча тикшерү күздә тотылды.
2009 нчы елның 25 нче ноябрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының күзәтчелек һәм контроль идарәсе башлыгы – комиссия рәисе Р.Г. Хәмитов Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районының “3 нче Аксубай урта белем бирү мәктәбе” муниципаль белем бирү учреҗдениесе базасында комплекслы тикшерү нәтиҗәләре буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә Аксубай муниципаль районының башкарма комитеты башлыгы Ю.Г. Хәмидуллин, Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетының социаль мәсьләләр буенча урынбасары С.В. Адександров, Аксубай муниципаль районының мәгариф идарәсе, мәгълүмати-методик үзәк белгечләре, белем бирү учреҗдениеләре житәкчеләре катнашты.
Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районында бушлай мәктәпкәчә, башлангыч гомуми, төп гомуми, урта (тулы) гомуми белем алу өчен мөмкинлекләр тудырылган.
3 ел дәвамында мәгарифкә җирле бюджеттан 60 % күчерелә. Укучыларның кайнар аш белән туклануы 100% тәшкил итә.
Аксубай муниципаль районы күпмилләтле булуы белән үзенчәлекле: белем бирү учреҗдениеләрендә белем алучы 4395 укучының 2213сы чуваш милләтеннән, 1556 татар, 640 рус, 13 укучы башка милләт вәкилләре. Районда барлык милләтләр өчен мөмкинлекләр тудырылган: 10 рус, 12 татар 12 чуваш мәктәбендә тәрбия һәм белем бирү оештырылган.
2008-2015 нче елларга Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районында мәгариф үсеше программасы (12 подпрограммадан тора) төзелгән һәм тормышка ашырыла. Программа кысаларында “Материаль-техник базаны ныгыту”юнәлеше каралган.