Лицензия комиссиясе

2009 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе

2009 нчы елның 25 нче ноябрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментында лицензия бирү комиссиясенең чираттагы киңәшмәсе үткәрелде.

Киңәшмәдә 24 гомуми урта, 12 мәктәпкәчә белем бирү, 4 өстәмә белем бирү, 15 профессиональ белем бирү учреждениеләре һәм оешмаларының эксперт йомгаклары каралды.

Шулай ук киңәшмә барышында 35 белем бирү учреждениесенең укыту эшчәнлегенә лицензия бирү турында карар кабул ителде. 18 белем бирү учреждениесенә лицензия бирү хакындагы сорау киләсе киңәшмәгә кичектерелде. Казан шәһәре Яңа Савин районының “70 нче балалар бакчасы” муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, “Чистай авыл хуҗалыгы техникумы” дәүләт автономияле урта профессиональ белем бирү учреждениесенә лицензия бирү кире кагылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International