Аккредитация комиссиясе утырышы

2009 елның 9 ноябре, дүшәмбе

2009 нчы елның 5 нче ноябрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Аккредитация комиссиясе утырышы үткәрелде. Дәүләт аккредитациясенә профессиональ белем программаларын тормышка ашыручы 4 учреждение, гомуми белем программалары белән эшләүче 10 учреждениенең эшчәнлеге каралды. Алдан аккредитация үткән 3 башлангыч профессиональ белем бирү учреждениесе Дәүләт аккредитациясенә яңа белем программаларын тәкъдим иттеләр.

Аккредитация комиссиясе карары нигезендә Халыкара сервис һәм Казан нефтехимик колледжларына “урта профессиональ белем бирү учреждениесе” тибының “колледж” төре буенча дәүләт аккредитациясе статусы, “Казан иҗтимагый гуманитар колледжы”на – “урта профессиональ белем бирү учреждениесе” тибының “техникум” төре буенча дәүләт аккредитациясе статусы, 87 нче профессиональ лицейга “башлангыч профессиональ белем бирү учреждениесе” тибының “профессиональ лицей” төре буенча 5 елга дәүләт аккредитациясе статусы бирелде.

80 нче профессиональ училище һәм 73, 136 нчы профессиональ лицейлар дәүләт аккредитациясе таныклыкларының кулланылыштагы вакытлары чыкканчы яңа белем программалары буенча дәүләт аккредитациясе үттеләр.

Питрәч, Баулы, Ютазы, Балтач муниципаль районнарының муниципаль белем бирү учреждениеләренә 5 елга “гомуми белем бирү учреждениесе” тибының “башлангыч белем бирү мәктәбе” төре буенча дәүләт аккредитациясе статусы бирелде. Балтач муниципаль районының Урта Көшкәт балалар бакчасына 2012 нче елның 30 нчы маена кадәр “мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе” тибының 3 нче категорияле “балалар бакчасы” төре буенча дәүләт аккредитациясе статусы бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International