Татарстан Республикасының Әтнә муниципаль районында комплекслы тикшерү нәтиҗәләре турында

2009 елның 3 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының планлы тикшерү графигы буенча 2009 нчы елның 26 нчы октябреннән 31 нче октябренә кадәр Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының 48 белем бирү учреҗдениесендә (11 урта, 2 төп, 12 башлангыч белем бирү мәктәбе, 22 мәктәпкәчә белем бирү һәм 1 балаларга өстәмә белем бирү учреҗдениеләре), мәгариф бүлеге, шулай ук мәгариф идарәсе мәсьәләләре буенча Әтнә районы башкарма комитетында комплекслы тикшерү үткәрелде. Россия Федерациясенең “Мәгариф турында”гы Законның 28.1 маддәсе нигезендә Департамент вәкаләтендә булган мәгариф өлкәсендә законның үтәлеше һәм белем сыйфатына контроль буенча тикшерү күздә тотылды.

2009 нчы елның 31 нче октябрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының күзәтчелек һәм контроль идарәсе башлыгы – комиссия рәисе Р.Г. Хәмитов Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының “Олы Әтнә урта белем бирү мәктәбе” муниципаль белем бирү учреҗдениесе базасында комплекслы тикшерү нәтиҗәләре буенча киңәшмә үткәрде.

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районында бушлай мәктәпкәчә, башлангыч гомуми, төп гомуми, урта (тулы) гомуми белем алу өчен мөмкинлекләр тудырылган.

3 ел дәвамында мәгарифкә җирле бюджеттан 60 % күчерелә. Укучыларның кайнар аш белән туклануы 100% тәшкил итә.

2009 нчы елның Бердәм дәүдәт имтиханы күрсәткечләре 9 фәннән Россия һәм республика нәтиҗәләреннән югары.

Ләкин барлык белем бирү учреҗдениеләренең яңа уку елына әзерлек актлары булуга карамастан, күпчелек башлангыч белем бирү мәктәпләре санитария һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килмәгән иске биналарда урнашкан.

Шулай ук комиссия тарафыннан белем бирү учреҗдениеләрендә устав, локаль актлар, норматив һәм төгәл исәп документлары, кадрлар буенча рәсми эш кәгазьләрен алып бару буенча кимчелекләр ачыкланды.

Учреҗдение җитәкчеләренә тикшерү нәтиҗәләре буенча актлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International