Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының планлы тикшерү графигы буенча 2009 нчы елның 26 нчы октябреннән 31 нче октябренә кадәр Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының 48 белем бирү учреҗдениесендә комплекслы тикшерү үткәрелә. Россия Федерациясенең “Мәгариф турында”гы Законның 28.1 маддәсе нигезендә Департамент вәкаләтендә булган мәгариф өлкәсендә законның үтәлеше һәм белем сыйфатына контроль буенча тикшерү күздә тотыла.
2009 нчы елның 27 нче октябреннән 30 нчы октябренә кадәр департамент Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районының 2 мәктәпкәчә белем бирү учреҗдениесендә мәгариф өлкәсендә законның үтәлеше һәм белем бирүнең эчтәлеге буенча комплекслы тикшерү үткәрә.