2009 нчы елның 14 нче октябрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментында лицензия бирү комиссиясенең чираттагы киңәшмәсе үткәрелде.
Киңәшмәдә 6 гомуми урта, 9 мәктәпкәчә белем бирү, 5 өстәмә белем бирү, 3 профессиональ белем бирү учреждениеләре һәм оешмаларының эксперт йомгаклары каралды .
Шулай ук киңәшмә барышында 22 белем бирү учреждениесенә укыту эшчәнлегенә лицензия бирү турында карар кабул ителде. 1 белем бирү учреждениесенә лицензия бирү кире кагылды.