2009 нчы елның 8 нче октябрендә “Казан” кунакханәсенең конференц- залында үткәрелә торган регионара семинар-киңәшмә утырышында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры А.Х. Гыйльметдинов Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль буенча Федераль хезмәт күрсәтү (Рособрнадзор) белгечләре, Урал һәм Идел буе федераль округы буенча субъектларның вәкилләре белән очрашты.
Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИидарәсе башлыгы Р.Н. Миңнеханов катнашты. Ул ЮХИДИның мәгариф идарәләре белән тыгыз элемтәдә торуы һәм бергә алып барылган эшчәнлек нәтиҗәләре хакында чыгыш ясады, фикерләре белән уртаклашты.
Программа буенча эш тәҗрибәсеннән чыгып Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары, күзәтчелек һәм контроль департаменты житәкчесе Л.Н. Ногманова һәм Россия Федерациясе субъектларының вәкилләре чыгыш ясадылар.
Семинар-киңәшмәдә катнашучылар түгәрәк өстәл артында алып барылган эшкә йомгак ясадылар һәм Казан шәһәренең иң яхшы белем бирү учреждениеләрендә булдылар.