Регионара семинар-киңәшмә үткәрү турында

2009 елның 7 октябре, чәршәмбе

Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль буенча Федераль хезмәт күрсәтү 2009 нчы елның 7-8 нче октябрендә “Казан” кунакханәсенең конференц-залында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы базасында регионара семинар-киңәшмә үткәрә. Киңәшмәдә мәгариф өлкәсендәге теоретик һәм практик сораулар буенча тәҗрибә уртаклашу һәм фикер алышулар планлаштырыла.

Киңәшмә эшендә Т.Л. Җивулина җитәкчелегендә Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль буенча Федераль хезмәт күрсәтү (Рособрнадзор) белгечләре, Урал һәм Идел буе федераль округы буенча 20 субъектның вәкилләре катнаша.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән 7 нче октябрь көнне семинар-киңәшмәдә катнашучыларны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының югары, урта һәм башлангыч профессиональ белем бирү бүлегенең башлыгы Б.М. Ягудин котлады.

Семинар-киңәшмәдә “Рособрнадзор” җитәкчесе урынбасары Т.Л. Җивулина, “Рособрнадзор”ның хокукый һәм методик тәэмин итү идарәсе башлыгы урынбасары А.Л. Коломенская, “Рособрнадзор”ның хокукый һәм методик тәэмин итү идарәсе башлыгы урынбасары Д.В. Бондаренко, Рособрнадзор эшчәнлеген проектлау һәм координацияләү идарәсенең прогноз һәм бюджет процессын оештыру бүлеге башлыгы Л.В. Фирсова, “Росаккредагентлык” директоры урынбасары Г.Н. Мотова, “Рособрнадзор”ның күзәтчелек һәм контроль идарәсе башлыгы Л.И.Максимова чыгыш ясадылар.

8 нче октябрь көнне регионара семинар-киңәшмә эшен дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International