Бүген 30 нчы сентябрь көнне “Татмедиа” ААҖдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты эшчәнлеге буенча журналистлар өчен брифинг үткәрелде.
Бу чарада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Л.Н. Ногманова, мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль идарәсенең башлыгы Р.Г. Хәмитов, лицензияләү һәм дәүләт аккредитациясе үткәрү идарәсе башлыгы О.М. Камалтынова катнашты.
Л.Н. Ногманова департаментның функцияләре һәм бурычларын билгеләде. Эшнең төп асылы - мәгариф өлкәсендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы вәкаләтләрен үтәү, дип белдерде. Белем учреждениеләрендә күзәтчелек һәм контроль буенча законның үтәлеше хакындагы эшчәнлеккә ачыклык кертте.
Р.Г. Хәмитов, О. М. Камалтынова департамент идарәләренең төп эш юнәлешләре хакында сөйләделәр.
Брифинг барышында департамент җитәкчеләре автономлы режимга күчү, югары уку йортларының 1 нче курс студентларына тестлар үткәрү хакында бирелгән сорауларга жавап бирделәр.