1 нче курс студентларына сайлап алу тестлары үткәрү хакында

2009 елның 23 сентябре, чәршәмбе

2009 нчы елның 23 нче сентябрендә “Рособрнадзор” раславы һәм югары уку йортларының Ректорлар Советы карары нигезендә профильле фәннәрдән 1 нче курс студентларының белем дәрәҗәләрен тикшерү максатыннан сайлап алу тестлары үткәрелә.

Диагностикалау процедуралары БДИ материаллары нигезендә контроль эшләр формасында үткәрелә.

Тестлар үткәрүдә 8 югары уку йорты катнаша: ТДГПУ, КДУ, КДТУ(КАИ), КДТУ(КХТИ), КДЭУ, КДМУ, КДФЭУ, КДАТУ.

Мониторинг нәтиҗәләре беренчедән, шәхсән студентларның белемнәрен тикшерүне, икенчедән киләчәктә БДИ үткәрү механизмын камилләштерүне күздә тота.

Югары уку йортларының Ректорлар Советы үтенече буенча мониторинг һәм техник-оештыру Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты карамагында алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International