2010 нчы елдан абитуриентларга документларны 5 югары уку йортына 3 белгечлек буенча тапшырырга рөхсәт ителә

2009 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе

2010 нчы елдан абитуриентларга документларны 5 югары уку йортына 3 белгечлек буенча тапшырырга рөхсәт ителә.

Бу хактагы боерык проектын Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы әзерләде.

Белгәнебезчә, 2009 нчы елның чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ нәтиҗәләре буенча документларны төрле югары уку йортларына тапшыра ала иде.

Яшьләр төрле белгечлек буенча күп югары уку йортларына “белем туристлары” ролендә йөрделәр. Шуңа күрә кабул итү комиссияләрендә зур чиратлар барлыкка килде, бер бюджет урынына 100 гариза тапшырылды.

Нәтиҗәдә югары уку йортлары белгечләре тыгыз графикта эшләделәр, хәтта җәйге ялга китә алмадылар. Барлык кимчелекләрне исәпкә алып, ректорлар югары уку йортларына керү буенча законлы чикләүне билгеләүне таләп иттеләр.

Россия президенты Дмитрий Медведев август ахырында университет һәм академия җитәкчеләренең теләкләрен истә тотып: “Билгеле санда югары уку йортлары-ул 5 яисә 10мы, ләкин чик булырга тиеш, мин безнең мәгариф министрлыгына бу мәсьәләне хәл итәргә йөклим.

Бу күренеш актив эзләнүгә этәрә. Минем уйлавымча, гомумән алганда, яңа БДИ системасы үзенең уңай якларын күрсәтә. Бу боерыкның проекты сентябрь урталарында чыкты.

“РИА Яңалыклар”дан: Бакалавр яисә белгечлекләр әзерләүче программалар буенча 1 нче курска укырга керүчеләр берьюлы 5 югары уку йортына 3 белгечлеккә гариза биреп конкурста катнаша алалар.

Бу боерык нигезендә чыгарылыш сыйныф укучылары берьюлы көндезге, кичке, читтән торып уку формалары, бюджет һәм бюджет булмаган урыннарга гариза бирә алалар. Кабул итү комиссиясенә документның (аттестат, БДИ нәтиҗәләре турындагы таныклыкның төп нөсхәсен яисә копиясен тапшырырга кирәк).

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, башта Рособрнадзор күп югары уку йортларының ректорларын БДИ документларының төп нөсхәсен генә таләп итүләрен тәнкыйтьләде. “Күп югары уку йортлары 25 нче июльгә кадәр балалардан БДИ нәтиҗәләре турындагы таныклыкның төп нөсхәтен тапшыруны таләп иттеләр. “Мондый таләпләр хокуксыз” – диде “Рособрнадзор” башлыгы Любовь Глебова. Югары уку йортларына керү өчен БДИ биргән мөмкинлекләргә каршы булган фикерләр бу. Шулай ук ул үзенең чыгышында : ”Әгәр абитуриентлар документларын 30 яисә 300 югары уку йортына биргән икән, бу аның үзенә дә, югары уку йортларына да авырлык тудырырга тиеш түгел”,- дип өстәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International