Мәгариф системасында бердәм дәүләт сәясәте алып бару, укыту процессында шартлар тудыру максатыннан, Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннын расланган 2009 нчы ел, 31 нче мартыннан 277 нче номерлы Укыту эшчәнлегенә лицензия бирү Нигезнамәсе нигезендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментында лицензия бирү комиссиясе төзелде (Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының 2009 нчы елның 19 августыннан 1529/09 номерлы боерыгы).
Лицензия бирү комиссиясе составына Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, ГИБДД, мәгариф һәм фән өлкәсенең профсоюз хезмәткәрләре, белем бирү учреждениеләре, башкарма комитеты һәм жирле үзидарә органнары вәкилләре керә.
2009 нчы елның 3 нче сентябрендә беренче киңәшмә үткәрелде. Киңәшмәдә 52 гомуми урта, 4 мәктәпкәчә белем бирү, 5 өстәмә белем бирү, 14 профессиональ белем бирү учреждениеләре һәм оешмаларының эксперт йомгаклары каралды.
Шулай ук киңәшмә барышында 63 белем бирү учреждениесенә укыту эшчәнлегенә лицензия бирү турында карар кабул ителде. 7 белем бирү учреждениесенә лицензия бирү хакындагы сорау киләсе киңәшмәгә кичектерелде. 5 белем бирү учреждениесенә лицензия бирү кире кагылды