Тикшерүне исәпкә алу журналын алып бару хакында

2009 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты белем бирү учреждениеләре җитәкчеләрен Россия Федерациясенең “Дәүләт һәм муниципаль контролен үтәүдә (тормышка ашыруда) юридик һәм шәхси эшмәкәрләрнең хокукларын яклау” турындагы 2008 нче ел, 26 нчы декабреннән 294 нче номерлы Федераль законның16 нчы маддәсе, 8 нче пункты нигезендә юридик затлар Россия Федерациясе хөкүмәте вәкаләт биргән (ышанып тапшырган), идарә итүче федераль органнар күрсәтмәсе нигезендә типлаштырылган тикшерүне исәпкә алу журналын алып бару хакында искәртә.

Федераль закон 2009 нчы елның 1 нче маеннан гамәлгә керде.

Тикшерүне исәпкә алу журналы “Дәүләт һәм муниципаль контролен үтәүдә (тормышка ашыруда) юридик һәм шәхси эшмәкәрләрнең хокукларын яклау” турындагы Федераль Законның нигезнамәсе үтәлеше” турында Россия Федерациясенең Икътисад үсеш министрлыгының 2009 нчы елның 30 нчы апреленнән 141 нче номерлы боерыгы белән расланды. Кушымта:

1. “Дәүләт һәм муниципаль контролен үтәүдә (тормышка ашыруда) юридик һәм шәхси эшмәкәрләрнең хокукларын яклау” турындагы 2008 нче ел, 26 нчы декабреннән 294 нче номерлы Федераль закон;
2. “Дәүләт һәм муниципаль контролен үтәүдә (тормышка ашыруда) юридик һәм шәхси эшмәкәрләрнең хокукларын яклау” турындагы Федераль законның нигезнамәсе үтәлеше” турында Россия Федерациясенең Икътисад үсеш министрлыгының 2009 нчы ел, 30 нчы апреленнән 141 нче номерлы боерыгы;
3. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының “Тикшерүне исәпкә алу журналын алып бару” турындагы 2009 нчы ел, 7 сентябреннән 6544/9 нчы номерлы хаты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International