Лицензия бирелү таләпләре һәм уку процессы иминлеге тәэмин ителү шартлары үтәлеше торышын өйрәнү максаты белән Татарстан Республикасы территориясенә урнашкан дәүләтнеке булмаган белем бирү учреждениеләрен комплекслы планнан тыш тикшерү турында

2009 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе
“Белем бирү учреждениеләре иминлеген тәэмин итү” хакында 2009 нчы елның 26 нчы маенда Гадәттән тыш хәлләрне булдырмый калу, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм балигъ булмаган балалар белән эш һәм аларның хокукларын саклау буенча Хөкүмәт комиссияләре тарафыннан уртак үткәрелгән 4/3 нче утырыш беркетмәсе; Россия Федерациясенең “Мәгариф турында”гы Законының 28.1 маддәсе, 2 нче пункты һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2009 нчы ел, 31 нче мартыннан 277 нче карары белән расланган “Укыту эшчәнлеген лицензияләү турында”гы Нигезнамә кысаларында әзерләнгән Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль буенча федераль хезмәтенең 2009 нчы ел, 14 нче августыннан 03-09/166 нчы хатын үтәү йөзеннән, лицензия бирелү таләпләре һәм уку процессы иминлеге тәэмин ителү шартлары үтәлеше торышын өйрәнү максаты белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2009 нчы ел, 7 нче сентябреннән 1605/09 нчы боерыгы нигезендә Татарстан Республикасы территориясенә урнашкан дәүләтнеке булмаган белем бирү учреждениеләрен (мәктәпкәчә белем, гомуми белем бирү һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрен) 2009 нчы елның 14 нче сентябреннән 18 нче сентябренә кадәр эчке эшләр органнары белән берлектә комплекслы планнан тыш тикшерү оештырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International