2010 нчы уку елында Бердәм дәүләт имтиханнарын бирү һәм югары уку йортларына керү тәртибе 2009 нчы елның 1 нче ноябренә кадәр билгеле булачак. Бу хакта ИТАР-ТАСС пресс конференциясендә Рәсәй мәгарифенең җитәкчесе Николай Булаев хәбәр итте.
“2008-2009 нчы уку елында югары уку йортларына керү өчен нинди фәннәрдән Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру һәм өстәмә сынау үткәрелүе февраль- март айларында гына билгеле булган булса, киләсе елның чыгарылыш сыйныф укучылары бу хакта хәбәрләрне 1 нче ноябрьгә кадәр беләчәкләр” – дип белдерде ул.
Булаев әйтүенчә, үзгәрешләр олимпиадалар исемлеге һәм югары уку йортларына кергәндә олимпиада җиңүчеләренә бирелә торган льготаларга кагылачак. Быел кабул итү кампаниясе кысаларында 120 укучы Рәсәйнең югары уку йортларына укырга керде. Булаев уйлавынча, “җиңүчеләргә каралган өстенлекләр, нинди олимпиадалар үткәрүгә (аларның бәлки санын да киметергәдер)”, бик җитди карарга кирәк. “Бу сораулар буенча позицияне Рәсәй ректорлар Союзы тәгъбир итәргә тиеш”. Бары тик шик тудырмый торган һәм БДИында нәтиҗәләрен раслаган олимпиада җиңүчеләре генә калырга тиеш. Булаев аерым фәннәрдән олимпиадада 100 балл , ә БДИда бары тик 40 балл гына җыйган чыгарылыш сыйныф укучылары турында да әйтеп үтте. “Бүген безнең гадел бәяләү һәм чагыштыру мөмкинлеге бар”. –диде ул үзенең чыгышында.