Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы “Шәһри Казан” газетасының 2009 нчы ел, 26 нчы август номерында И.Плотникованың “Циркчыларны прокуратура тикшерде” дигән мәкаләсе буенча түбәндәгеләрне хәбәр итә.
Россия Федерациясенең “Мәгариф турында”гы Законының 33 нче маддәсе, 6 нчы пунктында күрсәтелгән буенча белем бирү учреждениеләре Укыту эшчәнлегенә лицензия бирелгән көннән башлап белем бирүгә хокуклы.
Үзен белем бирүче учреждение дип йөрткән цирк мәктәбенең Вахитов районы прокуратурасы тикшерүләре вакытында Укыту эшчәнлегенә лицензиясе булмаган.
Белем бирүче учреждениеләре Укыту эшчәнлегенә лицензия алу өчен Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2009 нчы ел, 31 нче мартыннан 277 нче карары белән Укыту эшчәнлегенә лицензия бирү турында Нигезнамәнең (әлеге карар 2009 нчы елның 1 июленнән гамәлгә керде) 10 нчы пунктында каралган документларны әзерләргә һәм тапшырырга тиешләр.
Публикация басылган вакытта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының гомуми һәм өстәмә белем бирү учреждениеләренә лицензия бирү бүлегенә Казан дәүләт циркы каршындагы балалар мәктәбеннән гариза булмаган.
Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, балалар цирк мәктәбе үзенең эшчәнлеген 1996 нчы елдан бирле алып бара.