31 марттан физика һәм биология буенча вакытыннан алда БДИ нәтиҗәләре расланды.
- Физика буенча бердәм дәүләт имтиханын 2 катнашучы тапшырды, уртача балл 44;
- Биология буенча бердәм дәүләт имтиханын 10 катнашучы тапшырды, уртача балл 58.
Куелган баллар белән килешмәү турында апелляциягә гаризалар 16, 17 апрельдә катнашучылар билгеләнгән тәртиптә дәүләт йомгаклау аттестациясенә кертелгән белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмаларда кабул ителәчәк.
Күрсәтелгән предметлар буенча куелган баллар белән килешмәү турындагы апелляцияләрне карау 21 апрельдә Казан шәһәре, Боевая урамы, 13 йорт адресы буенча һәр апеллянт өчен катгый билгеләнгән вакытта узачак.