Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының Аккредитация коллегиясе утырышы

2026 елның 24 марты, сишәмбе

2026 елның 11 мартыннан 17 мартына кадәр Татарстан Республикасының түбәндәге мәгариф оешмаларында аккредитация күрсәткечләре буенча белем бирү программаларына аккредитация экспертизасы үткәрелде: 40.02.02 Хокук саклау эшчәнлеге, 40.02.04 Юриспруденция белем бирү программалары буенча «Зәй политехника көллияте» ДАҺБУ; 23.01.06 Юл һәм төзелеш машиналары машинисты һөнәри белем бирү программасы буенча «Алексеевск аграр көллияте» ДАҺБУ; башлангыч гомуми белем бирү программасы буенча «Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Чаллы Башы башлангыч мәктәп – балалар бакчасы» ГБМБУ; урта гомуми белем бирү программасы буенча Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының «Адымнар – Түбән Кама» күптелле гимназиясе» МБГББУ. Белем бирү программаларының аккредитация экспертизасын мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты белгечләре һәм 8 эксперт үткәрде. 2026 елның 19 мартында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының Аккредитация коллегиясе утырышында югарыда күрсәтелгән мәгариф учреждениеләренең белем бирү эшчәнлегенә аккредитация экспертизасы нәтиҗәләре буенча эксперт төркемнәре бәяләмәләре каралды. Утырыш йомгаклары буенча игълан ителгән мәгариф программаларын аккредитацияләү турында карарлар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International