Департамент белгечләре республиканың Чүпрәле районы балалар бакчаларында профилактик визитлар үткәрде.

2026 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының контроль-күзәтчелек идарәсе белгечләре Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре белән профилактик визитлар үткәрде:

- «Алешкин-Саплык «Теремкәй» балалар бакчасы» МБМББУ;

- «Кояшкай» Түбән Чәке балалар бакчасы» МБМББУ;

- «Кояшкай» Иске Шәйморза балалар бакчасы» МБМББУ;

- «Яңа Элмәле балалар бакчасы» МБМББУ;

- «Яңа Уби балалар бакчасы» МБМББУ.

Югарыда санап үтелгән учреждениеләр җитәкчеләренә хәзерге вакытта департамент тарафыннан башкарыла торган профилактик чаралар буенча аңлатмалар бирелде, тәрбиячеләргә бюрократик һәм документлар йөкләнешен киметү процесслары каралды, балалар бакчалары документларына анализ ясалды, кызыксындырылган сорауларга җаваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International