Быел Казан укучылары арасында БДИ тапшыру өчен иң кирәкле дисциплиналар булып профильле математика, җәмгыять белеме һәм информатика торды. Имтиханнарны Казанның 6,7 мең укучысы тапшыра, дип хәбәр итә шәһәрнең рәсми порталы.
Профильле математиканы 60,61% укучы сайлады, җәмгыять белеме - 33,44%, информатиканы - 24,07%. Популяр предметлар арасында шулай ук физика (19,57%), биология (17,29%), чит телләр (16,46%), химия (14,17%) һәм тарих (10,47%).
Унберенче сыйныф укучыларыннан азрак рус әдәбияты (5,32%) һәм география (2,05%) бирергә планлаштыралар. Мәгариф идарәсендә мәгълүматлар беренчел дип кисәтәләр. Предметларны сайлау укучыларның язма гаризалары буенча үзгәрергә мөмкин.
Искәртеп узабыз, унберенче сыйныф укучылары өчен БДИның төп чоры 1 июньнән 9 июльгә кадәр, тугызынчы сыйныф укучылары өчен ТДИ 2 июньнән 6 июльгә кадәр уздырылачак. Имтиханнарны 22 меңнән артык укучы тапшырачак.