Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль Департаментының контроль-күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе хезмәткәрләре Буа муниципаль районының биш гомуми белем бирү учреждениесенә карата профилактик визитлар үткәрделәр:
– МБГББУ «2 нче лицей»;
– МБГББУ «Академик Р.З.Сәгъдиев исемендәге гомуми белем бирү мәктәбе»
– МБГББУ «Алших урта гомуми белем бирү мәктәбе»;
– МБГББУ «Иске Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбе»;
– МБГББУ «Күл-Черкен төп гомуми белем бирү мәктәбе».
Профилактик визитлар барышында мәгариф өлкәсендә федераль дәүләт контролен (күзәтчелеген) оештыруга һәм гамәлгә ашыруга бәйле мәсьәләләр буенча консультацияләр үткәрелде, шул исәптән:
- контроль (күзәтчелек) чараларын үткәрү тәртибе буенча;
- контроль (күзәтчелек) чараларын үткәрү ешлыгы буенча;
- контроль (күзәтчелек) чаралары йомгаклары буенча карарлар кабул итү тәртибе буенча;
- мәгариф өлкәсендә контроль (күзәтчелек) органы карарларына шикаять бирү тәртибе буенча;
- мәҗбүри таләпләр исемлеге буенча.
Моннан тыш, мәктәпләр белән Бөтенроссия тикшерү эшләрен объектив уздыру мәсьәләләре буенча фикер алышынды.