Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты һәм Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелегенең ведомствоара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча эшлекле очрашуы узды.

2026 елның 10 марты, сишәмбе

Министр урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль депаратменты җитәкчесе Светлана Николаевна Захарова Эчке эшләр министрлыгы органнары вәкилләре белән эшлекле очрашу үткәрде. Чарада эчке эшләр министры урынбасары Денис Витальевич Дзьоник катнашты.

Очрашу барышында яклар мәгариф даирәсендә хокук тәртибен тәэмин итү буенча көчләрне координацияләүнең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Уртак профилактик чаралар комплексын гамәлгә ашыруга аерым басым ясалды. Әлеге очрашу хокук бозуларны кисәтү, белем бирү процессында катнашучыларның хокукый белемен күтәрү һәм әһәмиятле мәгълүматны оператив алмашу мәсьәләләрендә Эчке эшләр министрлыгы һәм республика мәгариф системасының тыгыз интеграцияләвен күздә тота.

Кабул ителгән карарлар мониторинг механизмнарын камилләштерүгә һәм төбәкнең мәгариф системасын үстерү өчен имин шартлар тудыруга юнәлтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International