Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты аккредитация экспертизасына җәлеп ителә торган экспертларны аккредитацияли.
2026 елның 19 - 26 февралендә аккредитация комиссиясе тарафыннан мөрәҗәгать итүчеләрнең квалификация таләпләренә туры килүен бәяләү уздырыла. Квалификацион сынау имтихан бирү процедуралары нигезендә физик затның белемен, күнекмәләрен һәм осталыгын (һөнәри дәрәҗәсен) бәяләүгә юнәлтелгән.
Квалификацион имтихан язма һәм телдән булган өлешләрдән тора. Язма өлеш тест, телдән өлеш - әңгәмәне үз эченә ала.
2026 елның 25 - 26 февралендә квалификация имтиханында аккредитация экспертизасына җәлеп ителә торган экспертның вәкаләтләрен билгеләүгә 11 дәгъвачы катнашты.