2026 елның 18 февраленнән 24 февраленә кадәр Татарстан Республикасының түбәндәге мәгариф оешмаларында аккредитация күрсәткечләре буенча белем бирү программаларына аккредитация экспертизасы уздырылды:
- башлангыч гомуми белем бирү программасы буенча Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы МБГББУ «14 нче «Торнакай» прогимназиясе»;
- 13.01.10 электр җиһазларын ремонтлаучы һәм аларга хезмәт күрсәтүче электромонтер (тармаклар буенча) белем бирү программасы буенча ДАҺБУ «Азнакай политехник техникумы».
Мәгариф программаларына аккредитация экспертизасын мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты белгечләре һәм 4 эксперт үткәрде.
2026 елның 26 февралендә Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының аккредитация коллегиясе утырышында югарыда күрсәтелгән мәгариф учреждениеләренең белем бирү эшчәнлегенә аккредитация экспертизасы нәтиҗәләре буенча эксперт төркемнәренең бәяләмәләре каралды. Утырыш йомгаклары буенча игълан ителгән белем бирү программаларын аккредитацияләү турында карарлар кабул ителде.