Департамент Татарстан Республикасы автомәктәпләренең җитәкчеләре өчен мәгълүмати вебинар үткәрде. Чара мәгариф өлкәсендә мәҗбүри таләпләрне бозуларны кисәтү һәм булачак машина йөртүчеләрне әзерләүнең сыйфатын күтәрү максатында оештырылды.
Вебинарда дәүләт урта һөнәри белем бирү учреждениеләрен, ДОСААФ оешмаларын һәм шәхси автомәктәпләрне кертеп, машина йөртүчеләрне һөнәри әзерләүнең төп белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмалары җитәкчеләре катнашты.
Министр урынбасары – мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Светлана Николаевна Захарова ассызыклаганча, машина йөртүчеләрне әзерләү сыйфаты мәсьәләләре юл хәрәкәтендә катнашучыларның иминлеге белән турыдан-туры бәйле.
Бикмөхәммәтов Дамир Равель улы, эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы урынбасары - транспорт чараларын йөртүчеләрне әзерләүнең сыйфаты турында доклад белән чыгыш ясады.
Шәйдуллина Алия Аликовна, мәгариф оешмаларының лицензия контроле бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы – Прокуратура органнары белән берлектә автомәктәпләрдә уздырылган тикшерүләрнең нәтиҗәләре һәм типик хокук бозулар турында сөйләде.
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Айрат улы Хаҗиев автомәктәпләрнең сайтлары структурасына таләпләрне яктыртты, типик хокук бозуларга мисаллар китерде.
Миронова Ирина Ивановна, контроль-күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе башлыгы-мәгариф һәм хокук бозуларны кисәтү өлкәсендәге законнардагы яңалыклар турында сөйләде.
Мәгариф өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Мөхәррамова Гүзәл Шамил кызы электрон укыту һәм дистанцион технологияләр кулланып һөнәри белем бирү программаларын гамәлгә ашыру темасына чыгыш ясады.
Ахырда Департамент хезмәткәрләре трансляция вакытында автомәктәпләр вәкилләреннән, шулай ук Татарстан Республикасы автомәктәпләр Федерациясеннән килгән сорауларга җавап бирделәр. Вебинар материаллары алдагы эштә куллану өчен автомәктәпләргә җибәрелде.